Межпоселенческий районный дом культуры Кушнаренковский р-н Республика Башкортостан

Золотые руки мастерицы.

Мы открыли на своей странице рубрику, посвященную семьям нашего сельского поселения, в котором они будут рассказывать о своей семье, о радостях и горестях, обо всем том важном, что сопровождает их в семейной жизни.
Самое важное и родное.

Золотые руки мастерицы.

Даем слово Гареевой Светлане.

Мин, Гареева Светлана Рафаил кызы, 1981 елның 23нче февралендә , Яңа Акбаш авылында дөньяга килгәнмен. Һәркемнең туган йорты , гаиләсе була. Гаилә ул, сине яклап – саклап торучы бер оя, туган йортың, әти- әни , туганнарың. Һәркемнең тормышы әти – әни йортыннан, гаиләдән башланып китә. Без гаиләдә 4 бала устек,апам һәм туганнарым белән тату , бердәм булдык. Хәзер инде һәр кайсыбызнын үз гаиләсе бар. Бер беребезгә ярдәмләшеп, аралашып яшибез Аллага шөкер. Әти – әниемә безгә күркәм тәрбия биреп, олы тормыш юлына бастырганнары өчен бик рәхмәтлемен. Мин 2000нче елда тормышка чыктым. Тормыш иптәшем Рәфисем бик уңган , тырыш, алтын куллы. Нинди генә эшкә тотынсада , балта эшеме ул, техникамы, жиренә житкереп башкара, кулыннан гөлләр тугелә. Йорт-жиребезнедә үз куллары белән төзеде Аллага шөкер. Ике кыз тәрбияләп устердек Әлхамдулилләһ, әлегә икеседә студенткалар. Кызларыма уку йортларын уңышлы тәмамлап , нинди теләк ниятләре булса , барысыныңда тормышка ашуын, махсатларына ирешүләрен телим. Әнкәй безнең олы терәгебез, ярдәмчебез, киңәшчебез. 23ел бергә тату яшибез Аллага шөкер. Әнкәйгә бик рәхмәтлемен минем очен акыллы, уңган ул тәрбияләгәне өчен, һәрвакыт терәк булып, кызларымны тәрбияләшеп , ярдәмләшеп,янәшәбездә булганы өчен. Аллахымның ризалыгы һәм ярдәме белән, тагын озак еллар бергәләшеп, хаерле гомерләр кичерергә, балалар, оныклар шатлыгын куреп яшәргә насыйп булсын🤲. Балалар бакчасында 17нче ел эшлим, эшемне бик яратам. Уку йортына кергәндә, анкета тутырган чакта, – “Очень люблю детей, хотела бы работать в детском садике, готовить детишкам вкусные каши и шить для них мягкие игрушки”- дип язып куйган идем. Фәрештәнең, әмин, дигән чагына туры килгәндер ахры, балалар бакчасында эшләргә насыйп булды, йомшак уенчыклар текмәсәмдә, торле костюмнар тегергә туры килә. Әлхамдүлилләх, үз эшләрем белән кешеләргә ярдәм итә алуыма, балаларга әзгенә булсада шатлык өләшә алуыма бик шатмын.Костюмнар тегергә, ниләрдер уйлап чыгарып поделкалар ясарга, ул минем яратып башкарган эшем( хобби). Бу эшләргә сәләт Аллахы Тәгаләдән бирелгәндер, ә теләк ,кызыксыну мәктәп һәм гаилә тәрбиясеннәндер.Кул эшләре белән бәләкәй чактан мавыктым. Мәктәптә укыганда хезмәт дәресләрендә күп эшләрне өйрәндем. “Умелые руки”түгәрәгенә йөредем. Әти әнидә, нәнәйдә кул эшләренә бик оста булдылар. Нәнәйнең тегү теккәнен, бәйләм бәйләгәнен, җөн эрләгәнен бик кызыгып кузәтә идем, җөн язарга ярдәм итешә идем, корамаларыннан үземдә нәрсәдер тегеп карарга тырыша идем. Әнием Яңа ел бәйрәменә костюмнарны үзе әзерли иде, бәйләм бәйләргәдә бик оста. Әледә матур оекбаш, биялиләр бәйләп оныкларын шатландыра. Ә әтием бик оста итеп пималарга төп сала иде, бар кешенеңдә кулыннан килә торган эш түгел, күп көч һәм түземлек кирәк бу эшкә. Тирә як авылларданда киләләр иде әтиемнән пима яматырга дип. Беркемнендә мөрәҗәгатен кире какмады, бик матур итеп оста итеп башкара иде эшен. Безгәдә аның эшләгәнен карап торырга бик кызык һәм мавыктыргыч иде. Әти кебек оста килеп чыкмасада , бер генә пар булсада пима төбедә салып карыйсым килә, тик анысы әлегә хыялгына.

Проект «Трезвое село» реализуется при поддержке Фонда грантов Главы Республики Башкортостан.