Межпоселенческий районный дом культуры Кушнаренковский р-н Республика Башкортостан

Рубрика “Семьи нашего села”

“Год семьи” в Российской Федерации

Трезвое село -2024
Айык ауыл -2024

Мы открыли на своей странице рубрику, посвященную семьям нашего сельского поселения, в котором они будут рассказывать о своей семье, о радостях и горестях, обо всем том важном, что сопровождает их в семейной жизни.

Авылымның куркэм гаиләсе

28 ел кайна белән әниле – кызлы булып тату
яшәү – узе горурлык.

Мин, Ахмадуллина Рәйсә Әбкәрим кызы, 1968 елнын 26 нче февралендә Иске Гомәр авылында туганмын. Гаилә дә без дурт бала устек. Әти белән әни якты дөньядан бик иртә киттеләр. Мине ике абыем hәм апам яклап-саклап, тәрбияләп үстерделәр. Без бергә бердәм, тату булып устек. Бигерәктә нык ярдәм итте олы абыем Зәлфир. Кияүгә чыкканчы бергә, бер-беребезгә терәк булып яшәдек. Кызганычка каршы ике абыемда якты дөньядан иртә китеп бардылар.
18 яшем тулгач малчылык фермасында егерме елдан артык доярка булып эшләдем.
1995 елнын 20 декаберендә авылыбызның егете Альбертка кияугә чыктым. Ул бик тырыш, акыллы, уңган, яраткан ир hәм балалар өчен өзелеп торган әти булды. Анын белэн өч чибәр, акыллы уңган кызлар тәрбияләп устердек. Кызларыбыз уку йортларын уңышлар белән тәмамлап эшкә урыннаштылар. Бугенге көндә дә безне үзләренең уңышлары белән шатландырып торалар, аллага шокер. Хәзер инде алар безне карый, төрлечә ярдәм итәләр. Зур рәхмәтемне әйтәсем килэ 97 яшенә житкән кайнама-әнкәемә. Ул мине беренче көннән үк үз кызы итеп кабул итте, инәй тәрбиясе бирде. Хәрвакыт акыллы киңәшләр биреп, ярдәм итеп торды. Өч кызыбызны да тәрбияләүдә ул бик зур ярдәм күрсәтте. Чөнки без тормыш иптәшем белән эштә булдык, ул балаларны сабый чакларыннан ук жил-суз тидермичә тәрбияләп, акыл биреп устерде. Шуның өчен ул безнең хәр вакыт киңәшчебез, олы терәгебез. Без анын белән бергә егерме сигез ел әниле – кызлы булып тату яшибез. Әнкәй авылыбызның иң хөрмәтле кешеләренең берсе дисәм дә ялгышмамдыр. Ул авылыбызның ак әбисе, кешеләргә үзенең якты йөзен биреп, җылы сүзләрен әйтеп, изге теләкләрен теләп, акыллы киңәшләр биреп, изге көрәнебездән догаларын укып озатып кала. Аның укыган, әйткән фатихалары гел ярдәм итте. Әлеге көндә дә аның кырыннан кеше өзелми. Аны хөрмәт итеп авылдашларыбыз аның хәлен белеп кенә торалар, хәерләрен биреп әрвахларына догалар, Корьэн сурәләрен укыталар. Аллага шокер йортыбызның ишеге ябылганы юк, авылдашларыбыз килеп, туганнарыбыз кайтып тора, бергә бердәм булып аралашып яшибез. Бераз кайнам язмышы турында да әйтеп утәсем килә. Әнкәйнең сабый вакытыннан ук тормыш юлы ачы, авыр башланып китә. Миңсылу Султан кызы 1927 елнын 4 мартында гаиләдә 5нче бала булып туа. Өч яшендә әтисез,ә алтысы тулгач та әнисез кала. Ишле гаиләле булса да бер туган олы апасы аны узенэ сыендыра,тәрбияләп устерә. Чәчкә кебек яшьлек елларын Бөек Ватан сугышы өзә. Яуга киткән ир – атларны ундурт – унбиш яшьлек кызлар, егетләр алыштыра. Көрәк белән җир казу, урак уру, утын кису һәм башка эшләрне башкарырга туры килә анарга. “Көндез көлтә бәйләдек,төнлә эскерт куйдык, басудан атналар буе кайтмыйча эшләдек, көндез ашлык сугу машинасында игенне суктык”, ди кайнам. Сугыштан соң беренче тормыш юлдашын очрата ул. Узенең яшьлек мәхәббәте Шәйхаттар белән гаилә коралар,уллары Өлфәт туа. Әмма кызганычка каршы бәхетле гаилә кояшы озак балкымый. Биш елдан гаилә башлыгы фаҗигале һәләк була. Яшь тол хатын баласын кочаклап авыр язмыш сынауларын тагын утә. “Шул елларны дингә бирелдем,шунда юаныч таптым” ,- дип искә ала әнкәй. Шул юл аңа көч бирә,бөгелмәскә – сыгылмаска ярдәм итә. Ләкин сынауларның әле алда тагы да катыраклары көтә аны. Авылны тетрәндереп,биш баласын ятим калдырып Хәмидә Җандар кызы улеп китә. Анын 5 кечкенә балалары ятим калалар. Ул балалар барысы да авырып китәләр, ә кечкенәсе яшәу белән улем арасында була. Менә шул вакыт Флюр әткәй яшь тол хатынның ишеген кага, ярдәм сорый. Әнкәй шушы балаларны карарга, ярдәм итәргә риза була. Барып керү белән эле бер баланы,әле икенчесен сөя, ашата, эчерә, ә иң кечесен юындырып узе белән алып барган ипине бирә. Балаларга нур керә, яшәу өмете уяна. Бер ничэ көн уткәннән соң әнкәйнең узенең улы Өлфәт аны эзләп килеп керә анын кырына һәм “Мин сине таптым, әни, мин синсез кайтмыйм, китмим -дип әйтэ ул . Менә шушы сузләр бөтен икеләнуләрне юкка чыгара. Һәм ул барысын да хәл итә, узенең зур йөрәген бу ятим балаларга да ачып сала. Ана назы белән өй эче җылынып,нурланып, җанланып китә, балалар терелә. Алты бала тату гаилә булып усеп килгэндә алар янына тагын Гузәл исемле кыз һәм Альберт улын алып кайталар. Киләчәктә шушы балалар әниләренә тирән рәхмәтләрен белдерәләр, аны алып китеп узләрендә тәрбия итеп кайтаралар, хәлләрен кайтып белеп кенэ торалар. Куанычлары, шатлыклы көннәре күп булды, әмма аңа югалтулар кичерергә дә туры килде. Иң аянычлысы – балаларны мәңгелек юлга озату икәнлеген белде ул. Уллары Өлфәт,Марат,Таһир,олы кызы Тәскирә,ике кияве төрле чирләрдән вакытсыз вафат булдылар.Әниләренең кырына мәңгелек йортка кайттылар. Бугенге кондэ анын егерме ике оныгы,егерме өч оныкчыгы,биш оныкачы бар. Алар да аны бик ярата, ярдәм итеп, хәлен белеп кенэ торалар.
Алдагы көннәребездә дә шулай бер- беребезгә терэк булып, ярдәм итеп, исән имин торырга насыйп булсын.

Проект «Трезвое село» реализуется при поддержке Фонда грантов Главы Республики Башкортостан.