Межпоселенческий районный дом культуры Кушнаренковский р-н Республика Башкортостан

Рубрика “Семьи нашего села”

“Год семьи” в Российской Федерации

Мы открыли на своей странице рубрику, посвященную семьям нашего сельского поселения, в котором они будут рассказывать о своей семье, о радостях и горестях, обо всем том важном, что сопровождает их в семейной жизни.

Фаттаховлар гаиләсе турында язма һәм видеоролик.

Гаиләм- җылы учагым

Һәр авылны чәмләнеп дөнья көтүче, матур итеп йорт-кура тергезүче, купләп мал – туар асыраучы,бакчасында мул итеп бәрәңге, яшелчә-җимеш үстерүче тырыш, уңган гаиләләр бизи. Бигрәк тә анда бер-берсен күз карашыннан аңлаучы гаиләләр яшәсә авылның яме тагын да арта.
Шушы гүзәл җирдә, матур дөньяда , туган авылыңда, үз өеңдә, гаиләң, әти-әниең белән дус-тату яшәү иң зур бәхеттер ул.
Ә гаиләнең ныклыгы, әлбәттә, һәр кемнең үзеннән тора. Һәм ул кешегә сабый чактан ук салынадыр, тикмәгә генә ” оясында ни күрсә очканында шул булыр” димиләр бит. Рәзим абый һәм Лена апа Фаттаховлар – авылыбызның ямен арттыручы гаиләләрнең берсе. Туган якларында төпләнеп калып бүгенге көндә уллары Гаяз, киленнәре Крестина , оныкчыклары белән яшәуче иң бәхетле парлар. Лена апа кайнана белән 10 елга якын бергә яши, ә Крестина
кайнана , кайната белән 14 ел бергә яшәуче авылда бердән – бер килен.
Бәхетле гаилә һәрвакыт алга, киләчәккә атлый, төрле хыяллар кора. Ә бәхетле булу өчен гаиләдә аңлашып, бер береңне хөрмәт итеп, тату яшәргә кирәк. Фаттаховларның гаиләләре шуңа омтылып яшиләр. Бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучан гаиләдә балалар да мәрхәмәтле, игелекле булып үсәләр.
Әлбәттә, авылның уты сүнмәсен өчен бүген Фаттаховлар гаиләсе кебек уңган, чәмле авылдашлар кирәк. Нәкъ менә алар тату, бердәм булып дөнья көтә торганнары!

Хөрмәтле Рәзим абый, Лена апа, Гаяз һәм Крестина сезгә алдагы тормышыгызда да түгәрәк өстәлләрдә җыелып, бер берегезне хөрмәтләп, тигез гомер белән яшәргә язсын дигән теләктә каламын.

Гаиләләр гөрләшеп яши,
Барлык эшләр җайлана,
Яшәсәләр гел дус булып
Килен белән каенана.

Проект «Трезвое село» реализуется при поддержке Фонда грантов Главы Республики Башкортостан.